“Моның өчен мин сине беркайчан да кичермәм… ХУШ”

Рамил белән Ләйлә Сабантуй бәйрәмендә танышалар. Әле быел гына мәктәпне тәмамлаган кыз батыр калган егеткә бер күрүдә гашыйк була. Мәктәптә укыган елларда Ләйлә артыннан йөрүче егетләр аз булмый. Тик кызның күңеле аларның берсен дә үз итми. Киләчәктә эчкерсез саф мәхәббәтне очратачагына кыз бөтен күңеле белән ышанып яши. Чын йөрәктән ышанып көткәннәргә бәхет бер килә ул. Ләйлә белән дә нәкъ шулай булды.

Дус кызы Алия белән мәйдан карап йөри торгач, инде кайтырбыз, дигәндә, көрәшбашланып китте. Ләйлә көрәш белән кызыксынмаса да, ул Алиянең егете катнашасы булгач, алар калырга булдылар. Батыр булып бер дә таныш булмаган егет калды. Көрәш тәмамланганнан соң, Алиянең егете кызларны батыр белән таныштырды. Ул күрше авылдан, Рамил исемле икән. Казанда югары уку йортында белем ала. Алиянең егете белән бер курста укыйлар. Шул мизгелдә Ләйләнең йөрәге әллә нишләп куйды. Әйтерсең лә, иңнәренә мәхәббәт канатлар такты. Күңелдәге бу хисләрне сүзләр белән аңлатып бирү һич мөмкин түгел иде.

Егеткә дә кыз бик ошады. Ул Ләйләдән күзен ала алмый карап торды. Кыз исә оялуыннан кызарды, Рамилгә тутырып карый да алмады. Әлеге танышуның мәхәббәткә әвереләсен аларның йөрәкләре инде шул чакта ук тойды кебек. Көндезге ыгы-зыгы тынгач, яшьләр болынга төшеп киттеләр. Учак ягып, шашлык ясап, күңелле итеп кич уздырырга, ял итәргә җыелдылар.

Рамил, бар кыюлыгын җыеп, Ләйләгә болын буйлап йөреп килергә тәкъдим ясады .Кыз, кыенсынып кына, ризалашты. Кичке салкынча җил битләрне иркәли. Әллә шуннан, әллә егеттән оялганнан, кызның йөзе алсуланып киткән. Рамил бик шаян булып чыкты, сүз эзләп кесәгә керәторганнардан түгел. Төрле кызык хәлләр сөйләп, кызның күңелен күрде. Инде шул мизгелдә үк Ләйлә Рамилгә гашыйк булуын аңлады. Егет тагын да батырланып китте: кызның кулын үз кулларына алды. Кыз, әллә кичке салкыннан, әллә дулкынланудан калтырана башлады. Ә йөрәге «Чыгып китәм!” дип тибә. Бу кичке тынлыкта аның тибеше бөтен дөньяга ишетелер кебек иде.

— Син туңасың, ахры, — дип егет кызның иңнәренә үзенең костюмын салды.Ләйлә дә, Рамил кебек, бу кичнең үтмәвен теләде. Эх, вакыт дигәннәрен аз гына туктатып торып булса икән! Тик юк шул, гашыйк йөрәкләрнең тынычлыгын бозып, Рамилнең телефоны шалтырады. Дуслары чакыргач, аларга килеп кушылдылар. Башкалар уйнап, көлешеп утырса, Рамил белән Ләйлә бер-берсеннән күзләреннән ала алмый утырды.

Җәйнең төне кыска. Инде таң атарга җыена. Таралышыр вакыт җитте. Төн буе Ләйлә яныннан бер адымга да читкә китмәгән Рамилнең кыздан аерыласы килмәде. Ул анны өенә хәтле озатты, кич белән кабат очрашырга сүз куешып, авылына кайтып китте.
Ләйлә бик бәхетле иде. Егеткә яратуын әйтергәме, юкмы, дип, татлы уйларга бирелеп йоклап та китте. Иртән көтү куышырга да тора алмады. Әнисе дә кызның соң кайтуын белгәнгә күрә, аны йокысыннан бүләргә теләмәде. Бигрәк тәмле итеп йоклый бит.

Рамил җәй буе Ләйлә янына килеп йөрде. Егет килә алмаган чакларда Ләйлә сагынудан нишләргә дә белмәде. Әлеге парга авылда һәркем сокланып карады. Дөрес, алар бәхетеннән көнләшүчеләр дә бар иде. Ләйлә белән Рамил бәхетле көннәрне озаккарак сузырга теләсәләр дә, аерылырга кирәк иде шул. Җәй үтте, Рамилнең шәһәргә укырга китәсе бар. Инде, Ходай кушса,киләсе Сабантуенда үзебезнең туйны гөрләтеп уздырырбыз, дип, вәгъдәләр бирешеп, егет белән кыз саубуллаштылар.

Вакыт үтә торды. Озакламый Ләйлә үзенең авырлы икәнен аңлады. Хәзер нишләргә? Әнисенә ничек аңлатырга? Рамил бу хәбәрне ничек кабул итәр? Мондый хәлдән чыгу юлын эзләп, Алия белән киңәшләшергә булды. Иң бернче чиратта барысын да Рамилгә сөйләргә кирәк, дип киңәш итте уйлары белән җиде юл чатында калган дустына.

Ләйлә түземсезләнеп, яңа ел бәйрәмен көтте. Нәкъ шул көнне очрашачаклар һәм шунда аңлашачаклар да. Очрашу көне якынайган саен, Ләйлә ныграк дулкынланды. Көткән чакта минуты да сәгатьләр булып тоелды. Менә ул көн килеп җитте.

Әнә бит алар бер-берсен ничек сагынганнар. Хәттә аерып алырлык та түгел. Егет кызның күзләренә тутырып карады да, кабат кочагына алды. Ләйләнең түзәр әмәле калмады.

– Рамил, минем сиңа сүзем бар, — диде ул дулкынланып, тирән итеп сулыш алды да:- Рамил, мин синнән бала көтәм, — диде һәм елап та җибәрде.

– Әй, матурым, еларга түгел, куанырга кирәк, — диде Рамил һәм Ләйләне күтәреп үк алды. – Рәхмәт сиңа, син мине дөньядагы иң бәхетле кеше иттең!

Ләйләнең күңелендә булган бар шикләре таралды. Болай булгач, туйны тизләтмичә булмый иде. Алла боерса, бер айдан туйны уздырырбыз, дип егет янә шәһәргә китте. Кыз исә истәлекле көнгә әзерләнә башлады. Тик ни кызганыч, Ләйләгә һәрбер кызның гомерендә бер генә була торган олы вакыйга, туй күлмәген кию насыйп булмады. Бар дөньясын онытып, бәхеттән исереп йөргән бер көндә Рамилдән СМС хәбәр килә: «Моның өчен мин сине беркайчан да кичермәм… ХУШ” Ләйләнең күз аллары караңгыланып китте. Әйтерсең лә, аяк астыннан җир убылды. Ул тизгенә Рамилнең номерын җыйды. Тик телефонның икенче башында коры тавыш белән телефонны тоташтырып булмавы хакында әйттеләр.

Ләйлә җанын кая куярга белмәде. Алия янына йөгерде, ул да бу хәбәргә аптырап калды. Әле кичә генә бар да әйбәт иде бит?! Алия егетенә шалтыратып, Рамил турында сорашырга булды. Рамил Казанга килү белән аңа кемдер Ләйләнең башка берәү белән йөрүе һәм аннан бала көтүе, ә баланы Рамилгә тагарга теләве турында ялган хәбәр ирештергән. Рамил моның көнләшүчеләр тарафыннан корылган тозак икәнлеген аңламый шул.

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Гомер үтә торды. Ләйләнең Рамилгә булган кайнар мәхәббәте дә акрынлап сүрелде. Күңелдә бары тирән яра һәм билгесез бер сагыш кына калды. Бүген аның бар шатлыгы, яшәвенең төп мәгънәсе – йөрәк җимеше Илшат. Авылда юньле – рәтле эш булмагач, Ләйлә шәһәргә күченеп китте. Анда ул танышлар аша бер мәктәпнең ашханәсенә пешекче булып урнашты. Яраткан эшең һәм балаң булу үзе зур бәхет, дип шөкер итте. Ләкин тормыш йөгенялгызыңа тарту бик кыен. Озакламый Ләйлә шул ук мәктәптә физкультура укыткан Зөфәрнең тәкъдимен кабул итә, аның белән тормыш корып җибәрә. Илшат беренче көннән үк Зөфәргә «әти” дип дәште, ир дә баланы үз итте. Илшат укырга кедре. Әнисе белән бергә барып-кайтып йөрделәр. Әммә язмыш сынаулары бу гына булмаган икән.

Кышкы көннәрнең берсендә мәктәптә бәйрәм оештырдылар. Ләйлә ул көнне соң гына кайтырга тиеш иде. Илшат шуңа өйгә үзе генә кайтырга булды. Ана кеше моның белән ризалалашмаса да, башка чара юк иде.

Юллар пыяла белән бер. Бозлы юлдан хәрәкәт итү дә кыен. Җиде яшьлек шук малай моны аңлап бетерми шул. Илшат машиналар туктаганны да көтмичә, юлны чыга. Юлның икенче чыгып җитәм дигәндә, аны машина бәрә. Малайның гомеренә куркыныч яный. Әле кайчан гына уйнап-көлеп йөргән бала хәзер үлем белән көрәшеп ята.

Ләйлә килеп җиткәндә Илшатка операция ясый башлаганнар иде. Бәрдерүче дә шунда иде. «Мин гаепле түгел”, — дигән тавышка Ләйләнең йөрәге «жу” итеп китте. Нинди таныш һәм күңелгә якын тавыш. Әйтерсең лә, яшьлек елларыннан кайтаваз. Кайгысыннан күзе томаланган, ул бу иргә игътибар белән карамады. Ләкин тавыш… Бу бит Рамил….
Рамил дә башын күтәреп карады. Ни күрсен, аның каршысында яшьлек мәхәббәте басып тора.
Ничә еллар узуына карамастан да, әле бер-берсен онытып бетермәгән йөрәкләр кабат янәшә. Тик хәзер яшьлектәге мәхәббәт инде юк. Һәркайсының үз томышлары. Бер-берсенә карап торганда, табиб чыкты һәм балага ашыгыч рәвештә кан кирәк, диде.

Рамилнең генә каны туры килү бөтенесен дә хәл итте. Балага кан салганган соң,табиблар аның гомеренә куркыныч янамый, яшәячәк диделәр. Димәк, Илшат аның малае. Ул үзенең ничек тирән ялгышуын аңлады. Ләйләне нинди газапларга салуын күз алдына китерде.
Язмыш, соңарып булса да, Рамилнең күзләрен ачты. Илшатның нәкъ менә Рамил машинасы каршына чыгуын язмыш дими, ни диясең? Үткәннәрне кире кайтарып булмый.Үкенү хисе Рамилнең бөтен җанын, тәнен кыйнады.

Ул Ләйлә алдына килеп төзләнде дә:
— Беләм, мине гафу итә алырлык түгел. Әгәр кичерә алсаң, кичер мине, Ләйлә, кичер, — диде.


Автор: Мөнир Шакиров

Бәйле