Үз балаларын үтерергә омтылган Чаллы хатыны турында яңа мәгълүмат

-- Alfia

Бала үтерүдә шикләнелүче Чаллы хатынын хастаханәдән чыгарып, СИЗОга озаттылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бүгенге көндә 32 яшьлек Альбина Исмәгыйлованың физик хәле канәгатьләнерлек дип табылды. Хатынны махсус палатада булган хастаханәдән чыгардылар һәм Минзәлә тикшерү изоляторына озаттылар.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 7 октябрьдән 8 октябрьгә каршы төндә 59нчы комплекс йортларының берсендә хатын ире белән ызгышканнан соң үз балаларын үтерергә омтылган.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле