Моңа хәзер кеше ышанмас та — Айдар Рәкыйповның кечкенә чагындагы төс-кыяфәтенә бәйле хатирәсе

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Ныклы адымнар белән эстраданы яулачы, шушы көннәрдә “Хыял балкышы” дип исемләнгән яңа җырын тәкъдим иткән Айдар Ракипов сәхнәдә кабатланмас тавышы белән генә түгел, озын буйлы булуы белән дә аерылып тора. Бу, үз чиратында, җырчыга төрле образларда, үзенчәлекле күлмәк-костюмнарда чыгыш ясарга мөмкинлек бирә һәм Айдар моның белән бик оста куллана.

Нихаять, татар эстрадасында да озын буйлы егет пәйда булуы берәүләрне сокландырса (Айдарның буе 188 сантиметр), икенчеләрдә сораулар уята. Укучыларыбыз да Айдар кемгә охшап төз, дөрес пропорцияләрдә бирелгән озын буйда икән, дип кызыксына. Чыннан да Айдар белән аралашканда үзеңне уңайсызрак хис итәсең, аны буена җитәр өчен, ирексездән аяк очынарак басып карыйсы килә башлый.

Буйга кагылышлы сорауларга ачыклык керту өчен, без Айдарның үзе белән аралаштык. Баксаң, Айдарның кечкенә чагында, яшьтәшләре белән чагыштырганда, буе кыска булган икән.

“Әйе, буем бик кечкенә, үзем таза идем. Мәктәптә укыганда физкультура дәресендә иң азакта басып тордым. Уфада 1 нче курска укырга кергәч, кисәк кенә буйга үстем һәм ябыктым, моның өчен махсус берни дә эшләмәдем.

Безнең әти яклап та, әни яклап та нәселдә барсы да озын буйлы, тазарак гәүдәлеләр. Шуңа күрә, минем ябык булуны да вакытлыча, өйләнгәнче, диеп шаярталар”.

Шунсын да әйтеп үтик, Айдар кечкенәдән актив рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Ул сайлаган йөзү һәм волейбол спорт төрләре дә озын буйлыларны ярата. Әллә, киресенчә, нәкъ менә бу спорт төрләре озын буйлы булырга ярдәм итә микән?

Бәйле