«Сәгыйтьнең күңеленә капылт бер уй төште. Ләкин аны үзе генә башкара алмас бит. Әллә…» [дәвамы]

-- Лейла

Зәбидә апа да улындагы үзгәрешне күрми калмады. Күрер күзгә улы инде хәзер төрле шуклыклары белән ата-анага, укытучыларына гел мәшәкать өстәп торучыдан үсә, олы гая, сабырлана төшкән кебек. Юк-бар белән бер дә мавыкмый. Йөргәндә дә ул хәзер төзрәк, күренебрәк атларга тырыша. Кайсы сыйфатлары беләндер бистә данын тоткан атасы йөрешен кабатлагандай булып килә. Зәбидә апа кайчак:

– Сәгыйть, кибеткә генә барып кил әле,– дисә, улы әүвәлгечә йомышка атылмас булды. Еш кына бүлмәсендә юана. Башта «бу ни хәл» дип борчылып йөргән ана беркөнне серне ачты. Оныткан кул эшен эзләп бүлмәгә керсә – Сәгыйть көзге алдында ыспайлана икән бит. Улы бөтенләй зурайган, үскән егет булган икән бит. Китәм дип, юкка гына талпынуы булмагандыр. Бәлки, без белмәгән берәр сере дә бардыр дип уйланды ана. Әмма соңгы көннәрдә Сәгыйтенең китү сүзләрен кабат ишеттерми, онытылып йөрүенә куанып та куйды. «Бәлки, шулай гына үтеп тә китәр». Ана, түземсезләнеп, беренче сентябрьне көтә башлады. Сәгыйть тә уку башланыр көннәрне көтә иде. Ул гөл үстерүче кызны үз мәктәпләрендә очратырмын, мәктәп алды бакча сукмакларында күрермен дип хыялланды. Югары классларда укучы кызлар язын-көзен тәнәфес вакытларында үзләре утырткан каен, ак тирәк, өрәңге куаклары буйлап кулга-кул тотышып йөрергә яраталар. Яшел кәүсәле, бөгелеп-сыгылып торучы яшь тирәкләр арасында кызлар, ак алъяпкычлары белән, көз җиткәч еракларга, җылы якларга очарга җыенган кошларга охшап, моңсу-салмак кына атлыйлар. Талгын җилләр искәндә, яшел яфраклар гүя аларның саф хис, яшерен серләрен хуплап лепердәшә иделәр. Ә Сәгыйть әле былтыр гына аларның бу гадәт-йоласыннан көлә, үртәшә иде. Быел исә шуларның йөрешен җилкенеп күзәтеп утыра торган булып китте. Тик гөл үстерүче кыз гына алар арасында юк иде. Ул да хәзер шулай, гүзәл, нурлы күзләренең очкынын тирә-юньгә сирпеп, шушындый ук ак каеннар буйлап йөридер. Аның алсу иреннәре дә тирәк яфракларына, бәлки, сер сөйлидер. Тик ул Сәгыйтьне искә ала, хәтерли микән? Моны ничек белергә? Ничек үз уйларын аңа җиткерергә? Хәер, Сәгыйть үзе дә очрашса ни әйтерен анык белеп бетерми бит әле. Берничә көн инде Сәгыйть иртән, Котдуслар күргәнче, балконлы йорт янына барып әйләнеп килә. Кайсы да булса мәктәпкә йөридер бит ул бантиклы кыз? Сәгыйть, төрле вакытта килеп, аның чыгуын көтте. Ерактан гына булса да күреп калсаңчы дип хыялланды. Ниһаять, беркөн ул кызның, тыйнак-җитез атлап, автобус тукталышына баруын күреп чиксез куанды. Каршысына чыгарга ашкынды. Тик булдыра алмады. «Бик иртә китә икән. Барыр җире ерактыр, мөгаен. Монда күчсәләр дә, үз мәктәбе, үз иптәшләреннән аерыласы килмәгәндер. Ә Сәгыйтьләр аны үз итмәс идемени?» Менә ул, тукталыш баганасына җитеп, Сәгыйтькә яны белән борылып басты. Эшкә баручы апалар, абыйлар арасында ул берүзе, коңгырт-сары күлмәк өстеннән кигән алъяпкычы, ак бантлары, төз, зифа гәүдәсе белән аерылып, мәктәп каршындагы сылу, сыгынкы тирәкләргә охшап тора иде. Сәгыйтьне ул күргәндерме, күреп тә, янга борылгандырмы, әмма аның, урам чатына төбәлеп, Сәгыйть ышыкланган багана артына таба күз сирпеп алуы егетнең нәкъ йөрәгенә кадалган шикелле иде. Сәгыйтьне баскан урыныннан кузгатмый, басып тоткан төсле тоелды. Кузгалса, аны ул да, кешеләр дә күрер, аңа уңайсыз булыр кебек. Ул көнне Сәгыйть көне буе ләззәтле уйларга бирелеп йөрде. Гел аның белән булырга тырышты һәм аны хыялында һәр иртә мәктәпкә озата барды, каршы алды. Икәү, кулга-кул тотынып, шәһәр урамнарын әйләнделәр. Сәгыйтьнең яраткан урын нарында булдылар. Хәтта әтисе эшләгән мастерскойга ук барып җиттеләр… Шунда Зәбидә апа:

– Нишләп утыруың бу? Кайчаннан бирле кулыңдагы ручкаңны әйләндерәсең? – дип, аның уй-хыялын өзде.

III

Бүген шимбә көн. Физкультура дәресе урынына алар мәктәп артындагы бушлыкта агач утырталар иде. Сәгыйть, элек булмаганча, бик тырышып эшләде. Аның әле беркайчан да күмәк эшләрдә шулхәтле онытылып эшләгәне юк иде. Бүген исә аңа булышучы кызлар су ташып, үренте китереп өлгерә алмадылар. Сәгыйть ара-тирә киң мәйданга сибелешкән укучыларга карап ала да, тагы җир казып, тагы утырта. Кабат Котдус, Илдуслар рәтенә күз төшереп, аларның күпме эшләвен абайлый да тагын рухланып казый башлый. Света да инде, берничә мәртәбә аның янына тукталып:

– Бүген син «по-ударному»! – дип мактап китте. Сәгыйтькә, гомумән, Света үзгәргән кебек тоелды. Хәтта ничектер үз күренде. Мәктәп бакчасында тырышкан арада, Сәгыйтьнең күңеленә капылт бер уй төште. Бик шәп уй иде. Ләкин аны үзе генә башкара алмас бит. Әллә… Әллә Котдус белән Илдуска барын да сөйләп бирергәме? Бик дус, бик якын итеп кенә. Берәүгә дә сөйләмәскә дип, ант алып кына!.. Башкалар ял иткәндә дә тукталмаган Сәгыйть, кызларны аптырашта калдырып, көрәген ташлады да иптәшләре янына чапты. Илдусларны читкә чакырып серен ача башлады.

– Беләбез инде. Теге, унбишенче йорттагы кызмы? – диештеләр дуслары.

Сәгыйть бермәл сәерсенеп, астан текәлеп, аларга карап торды.

– Һей, акайтты күзен! – диде Илдус.

– Әллә без синең кайда йөргәнеңне күрмәдек дисеңме? – дип куйды Котдус.

– Үзе әйтсен дип, белдермәдек. Әйе бит, Котдус?

Эштән соң да алар өчәүләп бик озак серләштеләр. Кичке эңгер-меңгердән көтә башлаган Сәгыйтькә төнге ун сагындырып килде. Аның ашкынуын, каядыр барырга җыенып утыруын сизенгән Зәбидә апа:

– Беркая йөрмисең. Утыр, дәресеңне әзерлә дә ят,– дип, берничә мәртәбә кисәтеп куйды.

Сәгыйть киенә үк башлагач, ул, ачуланып:

– Йомры телемне яссы итеп, сиңа ничә кат әйтергә? Йөрмә. Буең дәү булган белән, әллә көчем җитмәс дип беләсеңме? – дип янап та караган булды. Булдыра алмады. Сәгыйтькә бүген ничек тә чыгып керергә кирәк, сәбәбе бик зур, эше бар иде.

– Мин хәзер кайтам, әни. Борчылма,– диде дә чыгып та китте.

Котдуслар аны көтә иде инде. Өчәүләп барып, мәктәп артындагы бакчага күмеп куйган көрәкләрен алдылар. Сайлаган топольләрен таптылар һәм, урам-тыкрыклардан үткәндә олыларга күренмәскә тырышып, яңа өйгә, аның өенә таба юл алдылар.

Сәгыйтьнең уе болай иде. Аның чәчкә-гөлләр үстергән балконына тиеп торырлык итеп, зифа тополь үрмәләячәк. Шул тереклек иясе язын-көзен дә, эссе җәйләрдә дә Сәгыйтьнең яшертен хыялын, оялчан тойгы-хисләрен аның исенә төшереп үссен. Салкын буранлы кыш көннәрендә дә ул аңа күңел җылылыгы бирерлек булсын. Тирәк яфраклары лепердәшеп, аңа кунган кошлар сайрап, Сәгыйтьнең тел белән генә әйтеп бирә алмаган йөрәк серләрен җиткереп торсын.

Өч дус ләм-мим сөйләшмичә генә эшләделәр. Шулчак һәркайсының күңелендә үз шатлыгы, үз бәхете чәчәккә бөреләнгәндәй булды. Үз хыялларына уралды…

Ай калыкканда, Сәгыйть рәхәтләнеп, үз-үзеннән, дусларыннан канәгать кыяфәттә йоклап ята иде инде. Төшендәме, саташыпмы, ул эшче, нефтьче абыйларының, олыларның һәм егет-кызларның, яңа йорт яныннан үткәндә, топольгә сокланып китүен, тирә-юньгә бәхет, нур бөркеп, ак мәрҗән тешләрен күрсәтеп көлеп торучы кызны күреп, йокы аралаш шатланып, көлемсерәп куйды.

Беренче кисәк: https://tatar-today.ru/2019/10/53123/
Чыганак: Ялкын

Бәйле