Аккош аткан аучны нинди җәза көтә?

Нефтекама участок инспекторы Карман сусаклагычында сумкасына аккош салган ирне тоткарлаган. Кошны ул башта атып үтергән, аннары судан кереп алган.


Соңрак ачыклануынча, 58 яшьлек кешенең коралга рөхсәте бар, ә атып алуга лицензиясе юк икән.
«Тоткарланучының сүзләренә караганда, ул суда йөзүче кошларны күргән һәм, аларны казлар дип уйлап, атып җибәргән. Аны полициянең участок уполномоченные тоткарлаган, вакыйга турында битараф булмаган авыл кешеләре шалтыраткан», — дип аныклап үттеләр республика буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Полицейскийлар аучыдан корал, патроннар һәм гильзалар тартып алган. Законны бозган өчен иргә я холык төзәтү эшләре, я 200 мең сумга кадәр штраф белән 6 айга кадәр кулга алыну яный.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: Башинформ

 

Бәйле