Татарстанда юл һәлакәте: машина берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук һәлак булган

-- Alfia

Биектау районында юл-транспорт һәлакәтендә бер ир-ат үлгән. Бу турыда Дәүләт автоинпекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 18 октябрь 15.30 сәгатьтә Казан-Малмыж юлының 46 нчы километрында 14нче модельле «Лада» автомобилен йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Тойота» белән бәрелешкән.

Авариядә «Лада» автомобиле җимерелеп, берничә кисәккә бүленгән, ә йөртүчесе урында ук үлгән.

Чит ил машинасы йөртүчесен һәм пассажирын хастаханәгә озатканнар.

 

Мәгълүмат һәм фото-видео: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий