«– Кеше үтерүче түгел бит ул! Аның бер гаебе дә ю-юк! Мунча булса да кереп китсен инде…»

-- Лейла

Урал тау итәгендә, ямьле Дим буенда, бер-берсеннән чакрым-чакрым ярым
гына ераклыкта урнашкан дүрт авылны берьюлы бәхет басты: авыллары
бөтен кырлары, яланнары, урманнары, болыннары белән нефть ятмалары
өстендә утыра икән. Кара алтыннан аларга да өлеш чыгачак, димәк! Озак та
үтмәс, хәзинәне җир куеныннан суыртып ала да башларлар, авыл кешеләренә
керемле эш булыр, кулга ишелеп акча керер, дип татлы хыяллар белән яшәде
ул көннәрдә акчага тилмергән авыл кешеләре.

Шул авылларның берсе булган Суыксу халкын, нефть табылудан бигрәк,
авыллары янындагы калкулыкка урнаштырылган факел сөендерде. Җилдә
дә, яңгырда да, буранда да, карда да сүнми торган бу «учакта» нәрсә янганын
белмәсәләр дә, караңгы төннәрдә авыл урамын яп-якты итеп тотучы ул ут,
беркатлы авыл кешесенә цивилизациянең бер могҗизасы булып тоелды.
Әйтерсең лә факел аларга караңгылыктан якты юл ачкан да утыз йорты булган
Суыксу халкын матур киләчәккә әйди.
Шушы шатлыклы көннәрнең берсендә факеллы Суыксу авылына килен
булып төшкән Мөнирә дә бәхетнең югары катында иде. Авылның иң чибәр
егете, иң оста гармунчысы – Минискә кияүгә чыкты. Ничек шулай өздереп,
моңлы итеп көй чыгарырга өйрәнде икән аның Минисе баянда! Бер-ике
тапкыр үзе дә уйнарга өйрәнергә талпынып карады. Кая ул! Көй чыгару түгел,
гармунны күтәреп тору да кулыннан килерлек эш түгеллеген аңлады. Күптән
түгел генә армиядән кайткан Минис гармунын бик сагынган иде, үз туенда да
кулыннан төшермәде «дустын». Өйләнешкән парларның туен кунакка алу алар
ягында якын туганнарның изге бурычы санала. Менә инде дүртенче туйлары.
Башка гармунчылар да бар барын өстәл артында, әмма һаман Минис уйный.
Җиренә җиткереп, һәр көйнең борылышларына телен эзләп таба гармунның.
Туйга дип атап кайтмаса да, туйчылар арасында хуҗаларның ерак
Үзбәкстанда яшәүче кызлары Динә дә бар. Биш ел буе кызу кояш астында
мамык җыеп, үзбәк кызлары кыяфәте кергән үзенә.
үзләреннән артмас иде әле! «Агыйделнең аръягында – бер инәгә бер дөя, барсаң
чуртым да юк», – дия иде мәрхүм әтиләре. Дөресе шул булып чыкты. Ярар
бәхетләрен «нефтькә чумып» эзләп карарлар инде болай булгач. Исеректән
айнымаган авылдашлары Газул да шунда эшләп йөри ди бит, кәгазь акча гына
өләшә ди авыл әбиләренә хәер итеп.
Туган якның тансык һавасын сулагач, татлы чишмә суын кайнатып чәй
эчкәч, Мөнирә үз хәленә кайткан кебек булды. Тәненең һәр күзәнәге язылып
китте, ял итте. Ярый әле әзгә генә булса да читкә чыгып керделәр, кайчан татыр
иде ул әйтеп аңлатып булмый торган рәхәтне – туган як назын!
– Миниснең баяны кайда соң? Сатып кайттыгызмы әллә? – дип, каенанасы
сорау оештырмаган булса, бу рәхәт әллә күпмегә сузыласы иде, булмады.
Дөресен ишеткәч, әллә малаен, әллә өч сарык түшкәсе сатып алынган баянны
кызганып, каенана дулап та карады соң! Бергә тора алмаячаклары көн кебек
ачык иде: хәзер үк, чемоданнарын бушатканчы ук, каенананың күз алдыннан
югалырга – чыгып китәргә кирәк.
Шулай эшләделәр дә: ике тәрәзәсе, нефтьчеләрнең вагоннары, эрелеваклы тракторлары, машиналары урнашкан яланга таба карап торган салам
түбәле кечкенә өйгә урнаштылар. Хуҗасы, Галимәттәй, аяклары йөрмәс
булгач, малайларына күченгән икән. Ике бала табып, аларны үстергәнче,
шушы өйдә яшәрбез, дип уена да китермәде Мөнирә ул вакытта. Минисе
нефтяник булып күп акча эшләр дә, өр-яңа зур матур өй салып керербез,
дип хыялланды. «Өметсез шайтан», ди бит халык. Шундый матур өметләр
белән, Минис башта буровойда электрик булып эшләде, аннары авыллары
янындагы нефть качалкалары участогына оператор-обходщик булып
урнашты. Мөнирә бик каршы булса да, акча бераз җыелгач, яхшы мотоцикл
алып җибәрде. Хезмәт хакын алырга район үзәгенә барырга, бер качалкадан
икенчесенә йөрергә дә, юллар өзелгәнче, менә дигән транспорт чарасы иде
тимер ат.
Оператор эше үзе эшләмәгән кешегә генә җайлы тоела иде. Берүзең тәүлек
буе кизү торып кара син! Качалкаларның һәрберсен сменага ике-өч тапкыр
карап-җайлап торырга кирәк, кәгазьгә теркәп барырга. Әле ярый, әнисе,
әтисеннән калган җиз телле кыңгыраулы тальянын китереп бирде. Шуны уйнап
юанып ала бушаган арада. Будкадан ерак түгел урнашкан озын тимер морҗа
очында факел дөрләп яна. Дөресрәге, нефть эзләгәндә табылган табигый газны
шулай яндыралар. Факел бер дә сүнмәгәнгәме, караңгы төннәрдә ул бер иптәш
кебек Минискә: учак тавышы күңелгә тынычлык иңдерә.
Көянтәләрен әле бер, әле икенче якка авыштырып, качалкалар эшләп утыра.
Урал тавы итәкләрендә җәйрәп яткан кырларда йөзләгән качалка тәүлек буе
армый-талмый җирнең маен суыра.
Инде менә берничә көн элек, җир бораулый торган зур вышканы, егып,
кызыл битле тау башына сөйрәтеп алып менеп киттеләр. Вышканы тартып
менгән дүрт трактор тауның кызыл битендә тирән сырлар калдырды. Тау
тикле тауларга да тынгылык бетте: кара алтынны инде аларны актарып эзли
башлыйсылары ди. Ничә гасырлар буе, горурлыкларын җуймыйча, адәм
баласының төрле кыланмышларына түзеп, күзәтеп торган таулар нишләр дә,
бәреп чыккан саф сулы чишмәләре нишләр?! Менә бүген дә шундый кысыр
уйларыннан, борчуларыннан арына алмый йөрде Минис. Ярый әле калкулыкта
урнашкан будкасыннан авыллары уч төбендәге кебек күренеп тора, уйлары
шунда күчә. Таң атканчы ук аларның кечкенә өй тәрәзәләрендә ут алына:
Мөнирә шулай балалары уянганчы эшен бетереп куярга күнеккән, бик уңган
хатын. Иске өйне дә курчак өе ясап куйды, бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек.
Балалар да ялт иткән! Табын тулы үзе әзерләгән ризык, ике көнгә бер хуш
исле ипи сала! Кемдер аның шикелле хатын турында хыяллана гына ала, ә
Миниснең – чынлыкта шундый.
– Керергә ярыймы? – дигән калын, карлыккан тавышка Минис сискәнеп
китте. Смена беткәндә кем йөри инде дигән уй йөгерде аның башыннан.
Ризалык та алып тормыйча, агач сәкенең кырыена килеп утырган таныш
булмаган ир-ат, дәшми-нитми, чепи күзләре белән будка эчен айкады. Әйткән
иде аңа Мөнирәсе, кырыеңда пычак булса да тот, япан кырда кем йөрмәс, дип.
Юк шул, курка белмибез шул ир-ат халкы, дип үзен битәрләп алды Минис,
эчтән генә. Алай да, кыюланып:
– Ни йомыш, знакум? – дип соравына сорау белән сүз катты.
– Төнлә шикле кешеләр күзеңә чалынмадымы?
– Юк шул, беркемне дә күрмәдем. Бер-бер хәл бармы әллә?
– Юк, юк, берни дә юк. Борчыган өчен ачуланма!
Ничек кисәк кергән булса, шулай ук чыгып та китте. Минис будка
тәрәзәсеннән караганда, көтмәгән кунакның уйсулыкка таба атлаган шәүләсе
инде югалып бара иде. Бераздан, кояш күтәрелә башлагач, тынчу будкасыннан
һавага чыкты. Кайтып киткәнче, җәяүләп кенә чираттагы обходны ясарга кирәк.
Калкулыкта урнашкан качалкага якынайганда, еракта бүрәнәләр төягән ике дәү
йөк машинасының әкрен генә районга чыгучы юлдан китеп барганын шәйләп
алды. Электр баганаларын күчерүчеләрдер, дигән уй белән, ашыкмый гына
чыклы үлән өстеннән атлады ул.
Кояш шактый җылыта ук башлады. Аның яктысында факел ялкыны
югалыбрак калган. Дим өстеннән күтәрелгән зәңгәрсу томан инде елгадан
аерылган, рәхәт салкынлык биреп һавага таралган. Сменаны тапшыру
– эшнең иң рәхәт чагы. Алда ике көн ял көтә. Районга барып, буралык
делянка белешәсе булыр бүген, дип план корып куйды Минис, мотоциклын
кабызганда.
Өенә кайтып, юынып, ашарга гына утырган иде, ишектән папкасын
култык астына кыстырган участковый Латыйп килеп керде. Нинди йомыш
белән йөрүен дә әйтмәс борын, Миниснең дә, Мөнирәнең дә эчләрен ут
басты.
– Кемнәргә сатып җибәрдең яңа электр баганаларын? – дип, төксе генә сүз
башлады участковый.
Шушы сорау белән ике ай буе үзен тинтерәтәчәкләрен белми иде әле Минис.
Тау башына электр линиясе сузар өчен китерелгән яңа баганалар турында сүз
барганын аңлады ул. Ләкин үзен кайчан, кемгә, ничек итеп шул баганаларны
сатуда гаепләүләрен аңлый алмады. Соңгы арада булган вакыйгаларны берәмберәм күз алдыннан кичерде, изоляторның каты сәкесендә төннәр уздырганда.
Бергә эшләүче егетләрнең: «Өй саласың бар, чумара баганалар кирәкмиме?» –
дигән тәкъдимнәреннән башка, бер генә нәрсә өзеп ала алмады Минис көннәр
бәйләменнән. Авыл башында урнашкан төп йортларының бәрәңге бакчасы
буена өч айлап элек китереп аударылган өч иске баганадан башка, бер генә үзен
гаепләрлек кырын эш тапмады ул. Әле аларын да аласы килмәгән иде, әнисе
бик үгетләгәч, агачлары әйбәт, дигәч кенә, кеше күзенә ташланып тормасын,
дип, кычыткан арасына бушаттырган иде.
«Яхшы ниятле» хезмәттәшләренең инде күптән, электр линияләре
сузучыларның башлыклары белән бер булып, яңа баганаларны искергәннәр
дип астан гына сатып ятулары да; көтелмәгән кунакның шул хезмәттәшләренә
акча бирергә дип килүе дә; таң белән районга таба китүче ике машинаның,
калган бүрәнәләрне райпо рәисенең биек коймалы ишегалды уртасына илтеп
аударулары да аңа караңгы иде. Тотыла-нитә калсалар, гаеп эчкерсез Минискә
төшсен дип, аңа ике-өч багана төртергә аларга «зуррак» абыйлары кушкан иде.
Хезмәттәшләре дә, таң алдыннан будкага кереп чыккан көтелмәгән кунак та
Минискә каршы сөйләде судта.
Сорау алган саен, шаһитләр бар, диделәр, гаебен танып, кул куярга
куштылар, ул һаман юк, диде. Ике ай буе җелеген суырдылар Миниснең.
Үзен – җир итеп, тикшерүчене нефть суыручы качалка итеп хис итте ул.
Үзе, хатыны, балаларының киләчәге өчен курку хисе, факел ялкыны кебек,
бөтен эчен биләп алып, сүнмәс булды. Менә кызганып утыр син таш кыялы
тауларны, чишмәләрне. Нәрсәләр күрергә язган икән аның газиз башкаена,
бер гаепсезгә!
Ниһаять, суд көнен билгеләделәр. Судья Минискә ике генә сорау бирде:
«Гражданка Әхмәтова Мәрфуга сезнең әниегезме? Аның бакча буендагы
баганаларны сез үзегезгә дип алдыгызмы?»
«Әйе», – димичә, нәрсә дисен инде Минис. «Кара эшләре» өчен Минис
биш елга ирегеннән мәхрүм ителде. Суд залыннан иренең кулларына богау
салып алып чыгып киткәндә, Миңниса түзмәде:
– Кеше үтерүче түгел бит ул! Аның бер гаебе дә ю-юк! Мунча булса да
кереп китсен инде, – дип ачыргаланып кычкырып елап җибәрде…
Аерылу ачысына чыдый алмыйча, нахакка гомерлеккә рәнҗетелгән
Минисен, үзен, балаларын, чәлпәрәмә килгән бәхетле көннәрен кызганып,
үртәлеп, юл буе елады да елады Мөнирә. Кылган явызлыклары өчен җәзага
тартсалар бер хәл, бер гаепсезгә яшь гомерен төрмәдә әрәмгә уздырырга язган
Минисенә. Бигрәк нечкә күңелле, явызлыкның нәрсә икәнлеген дә белми
торган кеше бит ул.
Авылларына кайтып җиткәндә, тирә-якка караңгылык иңә башлагангамы,
Мөнирәнең туктаусыз елаудан шешенгән күзләре, ирексездән, бер файдасызга
көне-төне янып утырган калкулыктагы факелга төште. Минисенең акча табам
дип, өй салам, дип, янып-көеп эшләп йөрүләрен, тырышуларын шушы факелга
охшатып куйды ул. Әрәмгә булды, Гөлбостаннан кайтулары да, мотоцикл
алулары да… Барысы да, әйтерсең, бер мизгелдә янып юкка чыкты. Рәнҗү
катыш ачу уты гына җанны каралтып көйдерә, әйтерсең лә факел, әйтерсең
лә сүнми торган факел…

Чыганак: Казан Утлары
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий