Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләү нәтиҗәсендә һәлакәт була

-- Alfia

Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләгәндә ДПС машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тәрәзәләренә тонировка ясалган 13нче модельле “Лада” машинасын күрә. Полиция хезмәткәрләре йөртүчедән машинаны туктатуын сорый, әмма хокук бозучы качарга тели.

Патрис Лумумба һәм Гвардейская урамнары чатында ДПС машинасы “Хендэ” автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана.

Патруль машинасы йөртүчесен хастаханәгә озатканнар, “Хендэ” йөртүчесенә зыян килмәгән. Ә хокук бозган йөртүче качып киткән. Казанда “перехват” планы игълан ителде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле