Чаллыда юл һәлакәте: иномарка йөртүчесе 2 баланы таптата

-- Alfia

Чаллыда янгын чыккан “Арарат” рестораны каршында иномарка “зебра” аша чыгып барган ике баланы таптаткан. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенең җирле идарәсендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте 19 октябрь кич Сөембикә проспектында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Киа Рио” белән идарә итүче 64 яшьлек ир-ат җәяүлеләр юлына якынлашканда тизлеген киметмәгән һәм 14 яшьлек кыз белән 6 яшьлек малайны таптаткан.

Балаларны ашыгыч ярдәм машинасында автошәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

“Искәртәбез, җәяүлеләр юлына якынлашканда тизлекне киметергә һәм “зебра”дан кешеләрне үткәрергә тиеш. Бигрәк тә җәяүлеләр юлы мәгариф һәм балалар оешмалары янында булганда, бу очракта юл-транспорт һәлакәте булган урында ике мәктәп һәм КФУ филиалы бар. Шулай ук җәяүлеләр транспорт агымы туктагач кына юлга чыгарга тиеш”, — диделәр ЮХИДИдә.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле