Әлмәтнең бер мәктәбендә укытучы балаларның авызын скотч белән ябыштырган

-- Alfia

Әлмәт прокуратурасы шәһәрдәге бер мәктәптә укытучының балаларның авызын скотч белән ябыштыруы турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер ана язма калдырган булган. Ул 25нче мәктәптә дәрестә сөйләшкән өчен укытучының беренче сыйныф укучыларының авызларын скотч белән ябыштыруына зарлана.

Бу хәбәр астында бер малайның әтисе дә комментарий калдырган. Ул әлеге хәл турында полициягә гариза язуы хакында хәбәр иткән. Әмма, аның әйтүенчә, укытучыны беркем дә эшеннән алырга җыенмый.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре алдында әлеге хәлне тикшерү бурычы тора. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле