Юлда 8 яшьлек баланы бәрдергән машина йөртүчесенә хөкем карары чыгаралар

Июль башында Сибай шәһәрендә «ЗИЛ» автоцистернасы водителе юл аша чыгып барган 8 яшьлек малайны бәрдергән. Билгеле булуынча, автомобиль светофорда яшел төс янганда уңга борылган.  Малай, велосипедын кул белән этеп, тизрәк юлны чыгып калырга ашыккан. Нәтиҗәдә, ул авыр тән җәрәхәтләре ала һәм дәваханәгә озатыла.

Водительнең әлеге юл фаҗигасенә кадәр ел ярым элек эчкән килеш руль артына утыруы сәбәпле машина йөртү таныклыгын алган булганнар. Моннан тыш, двигателе сатылу сәбәпле йөк машинасының регистрациясе дә туктатылган була.

Сибай шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, водитель үз гаебен таныган һәм тикшерү барышында малайның гаиләсенә әхлакый зыян өчен 100 мең сум күләмендә үз теләге белән акча түләгән.

Суд исә аны ике елга ирегеннән мәхрүм итү һәм ике ел да алты айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

Моннан тыш, суд әхлакый зыян өчен 1,5 миллион сум күләмендә компенсация түләргә мәҗбүр итәчәк.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы сайтыннан.

Бәйле