Дудкино (Новая Москва) авылында наркоман һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган ханым, йөкле булган. Фаҗига хостелдә сишәмбе көнне 5.50 сәгатьтә була.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, бу вакыйга «Табигать бүләкләре» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан хостелда булган. 26 яшьлек Сергей Сазонов бурычка акча бирүне таләп иткән, ә баш тарткач, тирә-яктагыларга пычак күтәргән. Башлыча муеннарына һәм башларына кадаган. Үзе дә яраланган.
Моннан тыш, 35 яшьлек Сергей Попков, 48 яшьлек Игорь Тесленко, 24 яшьлек Виктор Вечтомов яраланган. 47 яшьлек Александр Тамбовцев һәм 29 яшьлек Анастасия Аксенова алган яраларыннан вафат булган. Ачыклануынча, Анастасия йөклелекнең 4 аенда булган.
Чыганак “МК”