Юл фаҗигасендә 65 яшьлек ирне бер машина бәрдерә, икенчесе — тапта

Башкортстанның Чишмә районында үлемечле юл фаҗигасендә 65 яшьлек ир һәлак булган.

Арслан — Чишмә — Кыргыз-Миякә юлының 27нче чакрымында «Toyota Corolla» автомобиле шоферы, юл уртасыннан китеп баручы 62 яшьлек ирне таптатмас өчен, машинасын уңга ала һәм аны көзгесе белән бәрдерә. Шуннан соң җәяүле «Renault Logan» астына барып керә һәм шул урында һәлак була. Машина йөртүче сүзләренә караганда, ул кара төстәге киемдә булган.

Узган тәүлек эчендә Башкортстан юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 18е имгәнгән.

Чыганак "Кызыл таң"

Фото ачык чыганаклардан

 

Бәйле