Татарстанда сәгать поясы алышынуның нәтиҗәләре турында кисәтәләр

-- Лейла

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм картография кафедрасы мөдире, профессор Михаил Панасюк фикеренчә, Мәскәү вакытыннан баш тартуның тискәре яклары күберәк булачак.

Галим искәртеп узганча, төбәк территориясендә реаль астрономия вакыты Мәскәүнекеннән нибары 40 минутка аерыла. Мондый аерма зур түгел, ди ул.

Россия башкаласы белән бер үк сәгать поясында уңай яклар бик күп, дип ассызыклый ул. Бу, беренче чиратта, ритмнарны синхронлаштыру. Ә сәгать укларын күчерү республика халкының гадәтләрен бозачак, дип өстәде профессор.

Шуңа күрә Панасюк сәгать поясын үзгәртү мәсьәләсенә сак карауларын сорый, бу мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек фикерен өйрәнергә тәкъдим итә.

Чыганак: mk.ru

Фото: pixabay

Бәйле