Алтын тавыш иясе Филүс Каһиров Казан тамашачысына зәвыклы җыр-моң бәйрәме әзерли

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның 13 нче концертлар сезоны башланып китте. 3,4 ноябрь көннәрендә Филармония залында Казан тамашачысы да аның зәвыклы җыр-моң бәйрәмен тамаша кыла алачак. 

Филүс Каһировның концертлары җылы мохиттә, тулы заллар белән үтә. «Күптән көтеп алган концертыбыз килеп тә җитте, үтеп тә китте. Ләкин шушы хисләр бездә мәңгегә калачак һәм бер елга җитәчәк. Чәчкәлерегез, җылы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт сезгә. Алла боерса, тагын бер елдан өр-яңа программа белән килербез. Сау-сәламәт булыйк, — дип 18 октябрь Уфада үткән концерты хис-кичерешләре белән бүлешеп, тамашачысына рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткергән иде Филүс Каһиров.

3,4 ноябрь көннәрендә Казанның Филармония залында үтәсе концертларга да санаулы көннәр генә калып бара. Әлеге концерт та, һичшиксез, җырчы һәм тамашачы күңелендә җылы хатирәләре белән үз урынын биләр.

https://www.instagram.com/p/B37jlNIoLv_/?igshid=18sjy9ubpjj0e

Бәйле