Үрген авылы ветераны авылдашларына… тукталыш бүләк иткән

Башкортстанның Зианчура районының Үрген авылында яшәүче хаклы ялдагы хезмәт ветераны Әкрам Солтанбаев, авыл хакимиятеннән ярдәм көтеп алалмагач, авылдашларына үзе тукталыш алачыгы төзеп биргән.

Ул — механизатордан колхоз рәисенә кадәр хезмәт юлы узган кеше. Хаклы ялда булса да, бер көн дә эшсез тормый. 13 ел элек икенчегә өйләнгән. Хатыны белән алар бүген 4 сыер, 2 сарык асрыйлар, умарта тоталар, ике бакча карыйлар. Күптән түгел яңа йорт салып чыкканнар. Анда ике «оя»да үскән балалар, оныклар бергә кайнаша — кыскасы, олыгаерга, диван ягына карарга вакытлары юк.

— Яңа тукталышны күптән сорыйбыз инде, — ди Әкрам ага. — Хакимиятнең әле акчасы, әле вакыты юк. Аның белән берүзем булашканны күреп тордылар, хакимият башлыгы берничә кабат янымнан узып та киткәләде, әмма туктап хәл дә белмәде. Миңа кирәкми инде аның хәл белешүе, авылдашларыма үзем шундый бүләк эшләргә булдым.
Аяк чалмасыннар гына инде, дияргә кала.

Дүртөйле районындагы бер авылда чүплек чокырын үз белдеге белән тазарткан кешеләргә үч итеп, бер түрә арба белән чүп тә китереп ташлаган дигән хәбәр бар.

Чыганак «Кызыл таң»

Бәйле