Төнлә Краснодар краенда юл һәлакәте булган, нәтиҗәдә, янгын чыккан. Юл һәлакәте өч кешенең, шул исәптән баланың гомерен өзгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Ир-ат, хатын-кыз һәм бала, Lada җиңел машинасында өчесе булган. Балага 7-8 яшь тирәсе», — дип фаразлана, һәлак булучыларның шәхесләре ачыкланмаган.
Башлангыч версия буенча, алда баручы машинаны узган вакытта автомобиль юлдан чыгып очкан һәм янган.
Чыганак “МК”