Циркта аюның дрессировщикка коточкыч һөҗүме видеога эләккән [видео]

-- Лейла

25 октябрь Карелиянең Олонец шәһәрендә аю  цирк чыгышы вакытында дрессировщикка юнәлә. Бу вакыйга урыныннан Видео «ВКонтакте» социаль челтәрендә бер тамашачы бастырып чыгарган.

Кадрларда аюның «Арбалы»  цирк номерын ничек башкаруы күренә. Көтмәгәндә хайван янәшәдә торган дрессировщикка ташлана һәм аны идәнгә ега. Циркның башка хезмәткәре җәнлекне аяклары белән кыйный башлаган, тик аю моңа игътибар итмәгән. Ул чакта ир-атка хайванны тынычландыру өчен электр шокерын кулланырга туры килгән. Дрессировщик һөҗүмнән соң исән кала.

Чыганак: "Бизнес-Оnline"

Бәйле