Казанда юл һәлакәте: әйләнеп капланган машинаның йөртүчесе имгәнә

-- Alfia

Казанда җиңел машина иномарка белән бәрелешкән. Җиңел машинаның йөртүчесе имгәнгән. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте 25 октябрь көндез Чуйков һәм Әмирхан урамнары чатында булган. «КИА» белән «Лада Приора» автомобильләре юл бүлешә алмаган. Бәрелешкәч, җиңел машина түбәсенә әйләнеп капланган.

«Авариядә «Лада Приора» йөртүчесе имгәнгән. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан», – диделәр ЮХИДИндә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле