«Дәшмичә кала алмыйм» — Дилә Нигъмәтуллинаны хастаханәдә нәрсә тетрәндерә?

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина фикеренчә, хастаханәләр һәм табиблар тиешенчә авыруларны карамыйлар. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итеп, язылучыларына мөрәҗәгать итә.

Дәшмичә кала алмыйм! 2 яшьлек бала каты ютәл белән хастаханәгә эләгә. Дәвалану антибиотиклар белән генә бара, ләкин ютәл бетми. Өч атна үткәч кенә инфекцион хастаханәгә җибәрәләр. Баланың бернинди дә прививкалары булмый, һәм табиблар аның 2 ай буе ангина белән авырып ятканын ачыклыйлар. Нәтиҗәдә: баланың бик нык иммунитеты бозыла, әнисенең нерв системасы какшый.

Тагын бер хәл! Дус кызымның әнисе канны сыегайта торган дарулар куллана. Анализ нәтиҗәсе канының артык куе булуын күрсәткәч, табиблар аңа даруларны күбрәк кулланырга киңәш итә. Нәтиҗәдә, кан бик нык сыекланып, организмнан чыга башлый. Ул күрше район хастаханәсенә барып, анализларын тапшыргач, канының ни дәрәҗәдә сыек булуын ачыклыйлар. Эш шунда икәнлеге ачыклана: хастаханәдә лаборатория җайланмалары дөрес эшләмәгән.

«Дуслар, әйдәгез сөйләшик әле. Күпме сүзсез торырга була?!»- дип борчылып яза җырчы үзенең инстаграмында.

Аның бу фикерләре белән бик күп кеше килешә. Җаваплардан аңлашылганча, күпләр белән шундый күңелсез хәлләр булган. Һәм аларның күбесе табибларның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан хәлләр.

 

Мәгълүмат Дилә Нигъмәтуллинаның инстаграмыннан

Бәйле