Татарстанда юл һәлакәте: ике бала һәм йөртүче зыян күрә

-- Alfia

Татарстанда Башкортстаннан килгән «ГАЗель» белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә ике бала һәм йөртүче имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итте.

Һәлакәт 26 октябрь кич Яңа Чишмә районында Казан – Оренбург юлының 175нче чакрымында булган. Татар Әдәмсәсе авылында «ГАЗель» һәм уникенче модельле «Лада» автомобиле бәрелешкән.

Бәрелешкәннән соң, «ГАЗель» юл кырыена төшеп киткән, ә җиңел машина руле артындагы хатын-кыз кысылып калган. Аның ике һәм дүрт яшьлек улларын шаһитлар чыгарган.

Юл һәлакәтендә имгәнгән 28 яшьлек хатын-кызны һәм аның балаларын Чистай хастаханәсенә озатканнар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий