Синоптиклар Татарстанда көчле җил турында кисәтә

-- Alfia

Дүшәмбе, 28 октябрьдә, Татарстанда, шулай ук Казанда көньяк-көнбатыштан көчле җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә секундына 16-21 метрга кадәр җил, ә көндез һәм кич секундына 19-24 метрга кадәр булачак.

Секундына 20-25 метр тизлектә җил давыл чыгара һәм йорт түбәләрен кубарырга мөмкин.

  • «Татар-информ» киләсе атна уртасында республикада көннәр салкыная һәм бераз кар яварга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле