// Татар Тудей // Татар Бүген //
27 октябрь Мәшһүр гармунчы Рөстәм Вәлиевкә 58 яшь тулган булыр иде. Туган көнендә аның 50 яшьлек вакытын искә алырга булдык. Рөстәм абыйның урыны оҗмахта булсын.
Архив видеосы, 3 ноябрь 2011 ел.
«Татар гармунын дөньяга таныткан Рөстәм Вәлиев шушы көннәрдә үзенең 50 яшен билгеләде. Филармония концертлар залына гармунчыны тәбрикләргә аның дуслары, туганнары — йөзләрчә кеше җыелды. Юбиляр әйтүенчә, заманында Илһам Шакиров белән концертлар куеп йөргәндә, ул татар гармунының абруен күтәрүне үзенә максат итеп куйган», — дип язган иде ул чакта Азатлык.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан