Экстрасенслар кызның үлем сәбәпләрен ачыклый

Башкортстанның Бәләбәй  шәһәреннән Шаяновлар гаиләсе 19 яшьлек кызлары Любаның фаҗигале үлемендә аның танышын гаепләү ягында. Кызларының үлеме сәбәпләрен ачыклау өчен «Битва экстрасенсов» тапшыруына мөрәҗәгать иткәннәр.

Быелгы җәйнең эссе бер көнендә Люба дуслары белән үз машинасында буага су керергә бара. Аларга 30 яшьлек ир-егет килеп кушыла. Ул Любага ошамый һәм кыз кайту ягын карый. Юлда аның каршына шул ук ир-егет чыга, аның юлын бүлә. Нәтиҗәдә, алар бәрелешә һәм кыз авария урынында җан бирә.

Фаҗига сәбәпләрен паранормаль сәләтләре ярдәмендә ачыкларга алынган экстрасенсларның кайберләре кызның юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булу сәбәбен дөрес күргән. Моннан тыш, мәрхүмнең әнисе сүзләреннән Любаның моңа кадәр авариягә дүрт тапкыр эләгүе ачыкланган. Соңгысы аның өчен ахыргысы булган.

Кытайдан килгән күрәзәче кызга автомобиль белән бөтенләй идарә итәргә ярамаган дип саный. Башка экстрасенслар һәлакәткә очраган кыз драйв халәтен кичергән, автомобиль белән югары тизлектә идарә иткән, дип саный. Алар гаиләгә икенче автомобильдәге ир-атны кызның үлемендә гаепләмәскә киңәш итә, бу фаҗиганы очраклы хәл дип атый.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле