Татарстанда көчле җил һәлакәт килеп чыгуга сәбәп була

-- Alfia

Татарстанда көчле җил йөк автомобилен аздан гына күпердән «этеп» төшермәгән. Шул хактагы видеороликны кулланучылар социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Кадрлардан күренгәнчә, «Щурячье» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте каршында фураның тагылмасы яны белән ауган һәм күпер коймасында эленеп калган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар билгеләп үткәнчә, әлеге гадәттән тыш хәлгә давыл сәбәпче булган.

  • Бераз соңрак шәһәрнең төрле почмакларында машиналар һәм юлга агачлар авуы хакында мәгълүмат чыкты. Моннан тыш, Яшел Үзәндә давыл реклама тактасын куптарып аткан.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле