Иренә ачу итеп биш айлык улының күзләрен чокып чыгара

-- Лейла

36 яшьлек хатын-кыз психика бозылудан җәфа чигә, дип билгеләп үтелә. Ире Абаканга киткәч, Ольга башка өч баласын (4 яшьтән 14 яшькә кадәр) бүлмәгә ябып, аннан бернинди шартларда да чыкмаска куша. Шуннан соң ул сабыйның күзен кухня пычагы белән чокып ала.

Лайф сүзләренә караганда, өенә кайткач, ир кечкенә улын һәм аның өстендә нидер пышылдаган хатынын күрә. Баланы хастаханәгә салалар, әнисе тоткарлана.

Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, төбәк идарәсе «аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу», маддәсе буенча җинаять эше кузгата.

Чыганак: life.ru

Бәйле