Фирдүс Тямаев: «Мондый начар сүзләрне бары соңгы кешеләр генә әйтә ала!»

-- Лейла

//Татар Тудей// Татар Бүген

Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова булган хәлләрдән гафу үтенә. «Үлгән җәнлеккә килгәндә, ул юлда яткан мехлы тукыма иде. Моны Гүзәл Уразова, 800 чакрым юлны кире үтеп, сезгә фотога төшереп күрсәтте»-ди Фирдүс Тямаев.

«Хәлне аңлап бетермәгән килеш, 3 көн үтү белән минем адреска төрле начар, негатив сүзләр килде. Андый начар сүзләрне бары «соңгы» кешеләр генә әйтә ала. Ә иң кызганычы-минем милләтнең данын түбәнсетү!

Үлгән җәнлеккә килгәндә, ул юлда яткан мехлы тукыма иде. Моны Гүзәл Уразова, 800 чакрым юлны кире үтеп, сезгә фотога төшереп күрсәтте. Без, Гүзәл Уразова белән, әлеге ситуация өчен гафу үтендек. Кайбер аңлашылмаган детальләр генә калды.

Дуслар, 10 ел инде без хәйрия эше белән шөгыльләнәбез. Мөмкинлекләре чикле кешеләргә, авыру балаларга, йортсыз хайваннарга булышабыз. Мин боларның берсен дә сөйләмәгән булыр идем, әгәр әлеге хәл килеп чыкмаган булса.

Бу хәлләрне аңламыйча сөйләп йөргән кешеләрне Аллаһы Тәгалә күрә. Бәхетле яшәгез һәм тормышның кадерен белегез! Үзегезнең кадерле тормышыгызны юк-барны уйлап, әрәм итмәгез! Мин сезне просто люблю, и все!»- дип яза инстаграм битендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев.

Бәйле