Ике улы белән югалган ирнең машинасын табалар. Үзләре кайда?

-- Лейла

26 октябрь көнне Уфада 5 яшьлек Вячеслав Мазов, аның абыйсы 8 яшьлек Илья һәм әтиләре Артём югала. Алар тышта йөрергә дип чыкканнар кире әйләнеп кайтмаганнар. Ире белән балалары югалуга хатын полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Соңгы мәгълүматлар буенча, югалган ирнең машинасын максимовка поселогыннан ерак түгел генә “Речные зори” санаторие янында тапканнар. Югалган ир дә, аның балалары да якын тирәдә күренмәгән. Хокук саклау органнары бу машинага кичә үк тап булганнар, дип хәбәр итә UFA1.RU-ның үз чыганагы.

— Полиция аларны якын-тирәдәге бакчалардан эзләячәк, анда ул бакчаларның исәбе-саны юк, — ди чыганак.
Ирнең югалуына күңелсез хәлләр сәбәпче булуы бар. Имеш тә, ир белән хатын конфликтта булган. Вахтадан кайткан ире белән балаларның әнисе талаша. Соңыннан ул балалар белән тышта йөреп киләбез дип чыгып китә. Әмма алар кире әйләнеп кайтмыйлар.

Чыганак: Өмет газетасы

Бәйле