- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Сабыйга төркемдәшләреннән генә түгел, тәрбиячедән дә эләгә.
Ярославльдә 236нчы балалар бакчасында балалар сугыша: көндезге “прогулка” вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемдәшен кыйныйлар. Шаһитлар мәгълүматларына караганда, тәрбияче әлеге картинаны караган һәм бик озак эндәшмәгән.
Бу хәлне күрше йорттан видеога төшереп тора.
— Башта балалар уйный дип уйладым. Мин тәрбияче реакциясен көттем. Тик ул мине тәрәзәдә күргәннән соң гына килеп җитте кебек. Бала елады, ахырда тәрбияче аңа шунда аунаганы өчен кычкырды, – дип сөйләде видео авторы Никита Макарьин.
Ролик челтәргә эләккәч, балалар бакчасы шалтыратуларга җавап бирми башлады. Ярославль мэриясендә бу хәлне ачыкларга сүз бирделәр.