Балалар бакчасында бер төркем бала бер кызны кыйный [видео]

-- Лейла

Сабыйга төркемдәшләреннән генә түгел, тәрбиячедән дә эләгә.

Ярославльдә 236нчы балалар бакчасында балалар сугыша: көндезге “прогулка”  вакытында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемдәшен кыйныйлар. Шаһитлар мәгълүматларына караганда, тәрбияче әлеге картинаны караган һәм бик озак эндәшмәгән.

Бу хәлне күрше йорттан видеога төшереп тора.

— Башта балалар уйный дип уйладым. Мин тәрбияче реакциясен көттем. Тик ул мине тәрәзәдә күргәннән соң гына килеп җитте кебек. Бала елады, ахырда тәрбияче аңа шунда аунаганы өчен кычкырды, — дип сөйләде видео авторы Никита Макарьин.

Ролик челтәргә эләккәч, балалар бакчасы шалтыратуларга җавап бирми башлады. Ярославль мэриясендә бу хәлне ачыкларга сүз бирделәр.

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий