Казанда троллейбус белән трамвай катнашындагы юл һәлакәтендә 7 кеше җитди зыян күрә

-- Alfia

Казанда троллейбус белән трамвай  катнашында авариядә җиде кеше имгәнгән. Бу турыда шаһитлар хәбәр итә.

Юл һәлакәте 30 октябрь 15.30 сәгатьтә Гвардия һәм Патрис Лумумба урамнары чатында булган. Троллейбус белән трамвай юл бүлешә алмаган. Троллейбус юл чатыннан чыгып җитәргә өлгермәгән һәм шул сәбәпле аның артына трамвай килеп бәрелгән булырга мөмкин.

«Кешеләр транспортның тәрәзә пыяласы ватыкларына киселгән. Һәлакәт урынына ашыгыч ярдәм машиналары килде», – дип сөйләде шаһитлар.

 

Мәгълүмат һәм фотолар: tatar-inform.tatar

 

Бәйле