Илсөя Бәдретдинова: «Син кем дә, мин кем, дип карый белмәде инде ул…» [видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илсөя Бәдретдинова халык артисты Зөһрә Шәрифуллина белән аралашып утырган мизгелен инстаграмга урнаштырды һәм аның турындагы фикерләрен язылучыларына да җиткерде.

«Зөһрә апа Шәрифуллина белән сөйләшеп утырдык. Гел ачык йөзле. Бик зур хөрмәткә лаеклы шәхес булуына кармастан, син кем дә, мин кем дип, карый белмәде инде ул Зөһрә апа. Сабыр гына тыңлый, уйлый, киңәшен бирә, гадел итеп аңлата. Кирәк икән канатландыра, кирәк икән җиргә төшерә. Зөһрә апа репертуарыннан алынган «Ачы тау» җыры инде ничә еллар минем концертларымда яңгырый. Мин бик рәхмәтлемен!» — ди Илсөя Бәдретдинова.

 

Мәгълүмат Илсөя Бәдретдинова инстаграмыннан

 

 

 

Бәйле