Җырчы Чәчкә гаилә тормышы турында: «Синең эшләгән эшеңне ул күрми»

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Популяр җырчы Чәчкә инстаграмда еш кына үзенең хис-кичерешләрен язылучыларына да җиткерә. Бу юлы җырчы тыңлаучыларына гаилә тормышы турында сөйләп үтте.

«Мин ир хатыны, менә инде 7 нче ел китте! Тормыш иткәндә өлкәннәр сүзе искә төшә икән ул! Минем әби әйтә иде:
«Ирең эштән кайтуга өйдәге эшләрне эшләп бетереп куйма» дип. Яшь чакта төшенмисең, хәзер аңлыйм», — дип башлый сүзен Чәчкә.

Җырчы фикеренчә, өйдә эшнең бетәсе юк ул. «Барлык эшне бетерәм, дип тырышсаң, ирең кайтуга кыяфәтсезгә дә әйләнергә мөмкинсең. Ә талчыккан хатын кемгә ошый? Икенчедән, синең эшләгән эшеңне ул курми, өйдәге эшләрне бетереп, тик утырсаң, ул синең турында «көне буе берни эшләмичә, өйдә генә яткан», дип тә уйлавы бар бит. Аллага шөкер, ирем бәйләнүчән түгел», — ди җырчы.

 

Мәгълүмат Чәчкәнең инстаграмыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий