«Йоклаган арада, үз счетына күчергән» — Татарстанда яшәүче ир-ат картасындагы бөтен акчасыннан колак каккан

-- Alfia

Яңа гына танышкан кешеләр белән берничә көн кәеф-сафа корып утырганнан соң, Татарстанда яшәүче ир-ат картасындагы бөтен акчасыннан колак каккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моннан берничә көн элек Чистайда полицейскийлар урамда җиңелчә генә киенгән (өстәвенә, аяк киемен дә «онытып» калдырган) ир-атны туктаткан. Җәяүле үзенең тышкы кыяфәтен һәм кайда юл тотуын аңлатып бирә алмаган.

Шул ук көнне ир-ат, полициягә мөрәҗәгать итеп, яңа гына танышкан кешеләр белән берничә көн эчеп утыруы хакында сөйләгән. Ул акчаның бер өлешен исерткеч эчемлекләргә сарыф иткән. Яңа танышларының берсе, акчаның калган өлешен, тегесе йоклаган арада, картадан үз счетына күчергән. Нәтиҗәдә, ир-ат 190 мең сум акчасыннан колак каккан.

Хокук сакчылары әлеге җинаятьтә шикләнелүчене — моңарчы хөкемгә тартылган һәм беркайда да эшләмәүче 34 яшьлек ир-атны тоткарлаган. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле