- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Башкортстан башкаласында 30 яшьлек хатын 25 яшьлек таныш егетне үтергән өчен җавап бирәчәк.
Вакыйга 29 октябрьгә каршы төндә булган. Әрләшкәннән соң, бер ханым танышының муенына пычак белән бәргән. Ул аңа ярдәм итәргә җыенмый, әлеге хәлдән соң өенә кереп киткән. Кан тапларыннан киемнәрен юган да, йокларга яткан.
Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, мәрхүмнең җәсәден төнлә өенә кайтучы өйдәше тапкан. Ханымны үтерүдә гаепләнеп тоткарлыйлар, тик ул үз гаебен танымый.
Чыганак: “МК”
–
–