Тоткарланган кассир Хәйруллина беренче тапкыр матбугат хезмәткәрләре белән сөйләште [видео]

Башкортстанның Салават шәһәрендә Россельхозбанк булеге өлкән кассиры Луиза Хәйруллина беренче тапкыр журналистлар белен сөйләште. Хатын, аерым алганда, тикшерү изоляторындагы шартларны бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның Салават шәһәреннән банктан акча урлауда гаепләнгән Хәйруллина, 4 июльдә, Казанда арендага алынган фатирда тоткарланган иде. Хатын, 27 майда, ире, 8 һәм 12 яшьлек ике кызы белән юкка чыга. Тикшерү версиясе буенча, ул банк бүлегеннән 20 млн сум акча урлаган. Кассир ханымга карата РФ Җинаять кодексының 160нчы маддәсе буенча эш кузгатылган. Аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Хәйруллинаның ире хатыны кулга алынганнан соң, урланган акча юк иде инде, дип сөйли. Аның сүзләренә караганда, ул акчаларның зур өлешен ставкаларда оттырган.

 

«Башкортстан 24» телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәләшкән ханым өйгә кайтасы килүен, “балаларны сагынам, башка әниләр кебек инде”, дип белдергән. СИЗОда булу кыенлыклары турындагы сорауга Хәйруллина кыскача гына: « түзәрлек», — дип җавап биргән.

Чыганак" БИЗНЕС Online”

Бәйле