«ШАЯН ТВ» оештырган «Сәйлән» проектының 1 нче гала-концерты ничек узды? [фото-видео]

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

31 октябрь Казанның «Әкият» курчак театры бинасында сәләтле балаларга иҗади үсеш мөмкинлеге булдыруны максат итеп куйган «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестиваленең гала-концерты узды.

«Сәйлән» проектының беренче гала-концерты искиткеч күңелле үтте! Һәр финалга узучы сәхнәгә чыгар алдыннан, алар турында бик кызыклы ролик күрсәтелеп барды. Яшь җырчылар һәммәсе дә үзенчә талантлы. Матур җырлаудан тыш, оста итеп бии дә, төрле музыка уен коралларында да уйный беләләр. Фестивальдә катнашучылар сайлап алу турлары барышында рок, рэп, джаз стилендә дә җырлар башкарды. Яшь йолдызларның татар эстрадасы җырчылары белән дуэт башкарганын да күрергә мөмкин иде биредә. Фестивальдә катнашучылар өчен вокал, актерлык осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту буенча мастер-класслар каралган иде.

«Яңа гасыр» телерадиоширкәте башлыгы Илшат Әминев та финалга узган яшь җырчыларны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. «Сезгә ничектер, бу гала-концерт миңа җитмәде. Әллә тагын берәр җыр җырлыйбызмы? Шундый ошады. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатихасы белән эшли башлаган «ШАЯН ТВ» каналына да 1 яшь. Без аны бик озак матур итеп эшләдек, әлеге канал өчен бик күп көч куйдык. Бу конкурсны да йөрәк белән эшләдек, чөнки балаларыбыз яшь вакыттан ук татар халык җырларын белмичә, татар йөрәгенең ничек тибүен аңламыйча үссәләр, алар татар кешеләре дә булмас иде, минемчә. Шуңа күрә яшьтән үк халкыбызның тамырларын белсәләр, аларның безнең ныклы терәкләребез буласына ышанам. Киләчәк буыннарга да бу көйләрне тапшырырлар, дип уйлыйм. Әлеге балалар киләчәктә зур йолдызлар булырга да мөмкиннәр! Алар бүген барысы да җиңүче. Бу балалар  — безнең милләтебезнең киләчәге», — диде ул.

 

Бәйле