8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновны, приказны бозып, каравылга җибәргән булганнар

-- Лейла

Оборона министры Сергей Шойгу Рамил Шәмсетдиновны Забайкалье хәрби часте командиры приказны бозып, каравылга җибәргән, дип белдерде.

Сергей Шойгу каравылга өч тәүлектән артыкка армия хезмәтенә алынучылар түгел, ә бары контракт буенча хезмәт итүчеләр генә барырга тиеш дип боерык бирде.

Министр командирларның шәхси состав белән эш итүләрен бик тәнкыйтьләде. Шәмсетдинов та таләпләрне бозып, каравылга җибәрелергә тиеш булмаган. Хезмәтләренә битарафлык белән караучылар җаваплылыкка тартылачак, хәтта эшләреннән дә азат ителергә мөмкинлеген искәртте министр.

Хәзер әлеге хәрби частьта тикшерү эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез: Забайкальеда 25 октябрь көнне армия хезмәтендә булган Рамил Шәмсетдинов 8 кешене атып үтерде. Моның сәбәбе, анда хөкем сөргән «бабайлык» өчен үч алу булган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле