Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше имгәнә

-- Alfia

Татарстан Тукай районында чит ил машиналары бәрелешкән вакытта дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»ның Чаллыдагы хәбәрчесе хәбәр итә.

Һәлакәт Күперле авылыннан ерак түгел 1 ноябрь кич булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Рено Дастер» машина йөртүчесе идарәне югалткан һәм каршы як полосага чыккан, анда «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә дүрт кеше имгәнгән. Һәлак булучылар юк.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле