Иртәгә, 3 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә -2..-7, көндез +2..-3 градус.
Казанда төнлә аязучан болытлы һава. Бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һаваның минималь температурасы -2..-4 градус. Көндез шулай ук аязучан болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һаваның максималь температурасы 0..+2 градус.
4 ноябрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән бераз явым-төшемнәр көтелә, буран чыгачак. Көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгән вакытта тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 0..-5, көндез +4..-1 градус.
5 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава. Бераз явым-төшемнәр, юеш кар, урыны белән буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын, көчәйгән вакытта тизлеге секундына 19 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +1..-4, көндез +2..+7 градус.
Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar