«Йөк машинасы пассажиры урында ук һәлак була» — Татарстанда коточкыч юл һәлакәте

-- Alfia

Кама Тамагы районында 2 ноябрь «МАЗ» һәм «Тойота» машинасы катнашында юл һәлакәте була. Нәтиҗәдә бер кеше үлгән һәм икесе авыр җәрәхәтләр алган.

2 ноябрь Кама Тамагы районының Тәмте бистәсе янында «МАЗ» һәм «Тойота»  машинасы бәрелешә.

Йөк машинасы пассажиры урында ук  һәлак була. Машина йөртүчене «МАЗ» кабинасыннан тартып алалар. «Ир аңсыз иде, аны «ашыгыч ярдәм» машинасында хастаханәгә алып киттеләр», – дип сөйләделәр агентлыкка юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары.

Моннан тыш, авариядә чит ил машинасы шоферы зыян күрә. Ир-атны Кама Тамагы районы хастаханәсенә илтәләр.

 

Мәгълүмат һәм фото-видео: tatar-inform.ru

Бәйле