Чаллыда ир-ат велосипедка тагылган «ледянка»да баланы юл аркылы алып чыга [видео]

-- Alfia

Чаллыда ир-атның велосипедка тагылган «ледянка»да баланы алып баруын видеога төшергәннәр.

Социаль челтәрләрдә бастырылган видео бик күп тискәре фикерләр җыйган. Анда ир-атның велосипедка тагылган чанада бала белән юлның машиналар йөрү өлешен аркылы үтүе күренә. Шул ук вакытта ике тәгәрмәчле транспорт куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итми, сабый утырган чананың хәтта бераз чайкалып китүе дә күренә.

«Җәяү чыгасы урында ул әле велосипедка тагылган чанада баланы алып бара. Мондый тизлектә йөрү, бигрәк тә юлны кичү куркыныч. Бала кинәт чанада утырып кала алмыйча төшеп китеп автомобиль тәгәрмәчләре астына эләксә!» — дип, кулланучыларның берсе үзенең канәгатьсезлеген белдерде.

Чаллылылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыны ачыклау мөмкин булмас, дип борчыла. Велосипедчының бары Мәләкәс аръягы районы буенча хәрәкәт итүе билгеле.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле