Иммунитетны ныгыту өчен диетологлар нәрсә ашарга киңәш итә?

-- Alfia

Россия диетологлары кыш алдыннан иммунитетны ничек ныгытырга кирәклеге турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Иммунитетны саклау өчен беренче ярдәмче булып витаминнар тора. Шул ук вакытта иң күп С витамины, цитруслы җиләк-җимешләрдә түгел, ә тозлаган кәбестә һәм болгар борычында бар.

«Күпләр цитруслылар — С витамины буенча чемпионнар, дип саный. Чынлыкта бу алай түгел, болгар борычында яки тозлы кәбестәдә С витамины шактый күбрәк. Аларда С витамины әфлисуннарга караганда 10 тапкыр күбрәк», — дип сөйләде табиб-диетолог Сергей Обложко.

Ә профессор, шәхси медицина табибы, Маргарита Королева сүзләренчә, тозлы кәбестә әле эчәклек микрофлорасына ярдәм итә торган табигый пробиотик та булып тора.

«Югары гипертонияле, артык авырлыклы кешеләргә мондый кәбестәне тоз кулланмыйча ашарга мөмкин. Бу очракта аны нарат җиләге, мүк җиләге кушып ясалган рецептлар буенча әзерләргә була», — дип киңәш итте Королева.

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле