Гитлер да бетерә алмаган Арчаның кайсы авылын эшсезлек бетерә?

-- Alfia

Мин Арча районы Иске Кенәр авылында туып-үстем. Яшәвем Кукмарада. Миңа инде 80 яшь. Быел җәй авылыма кайтып килдем. Анда әти-әни, туганнар юк инде. Төп йортыбызга – зиратка кайтабыз. Әниемнең күршеләре бик яхшы кешеләр, туганнарыдай каршы алалар, хөрмәтләп озаталар.

Авылның бетүе җанны әрнетә. Авылда яшәүче сиксәннән узган авылдаш сөйли: «Авыл күпкә чыдамас. Мәктәп бетте, клуб юк, медпункт юк, хәтта кибет тә юк, чишмә томаланды. Без генә күтәрә ала торган эш түгел. Казлар ишегалдында чиләктә коена. Ут-күз булса, каз коенырлык та инеш юк, кое ишелде. Мәчет турында хыялланасы да түгел. Бер китапханә бар. Анысын да япсалар, без инде тереләр каберлегендә калабыз. Ә бит авылда йөздән артык кеше яши. Казанда эшләүчеләр дә авылдан китмәгән бит, эш көнендә шәһәрдә булсалар, ял көннәрендә авылда бит алар. Туган җирне бетерәсе килми», – дип, күз яше белән еламый гына. Бүген авылда эшләрлек эш булса, шәһәргә китүчеләр өйләренә кайтыр иде бит, ди ул. Шәһәргә барып эшләп йөрүе бер дә рәхәт нәрсә түгел инде. Ләкин авылдагы бар кеше дә фермер була алмый, ә яшәргә кирәк. Туган авылдан китсәк тә, ул гомер буе безнең йөрәктә. Узган ел да шушы хәлне күреп киткәч, мин, хыялый, Җәлил хәзрәт Фазлыевка хат яздым: «Арча хәкиме белән сөйләшеп карый алмассызмы, бер 40-50 кешелек кенә мәчет салдырып булмасмы?» – дип. Мәчет бит ул кирәк чакта корып кына куя торган палатка түгел. Хатыма бер җавап та алмадым.

Имеш, безнең авыл перспективасыз, кечкенә. Кечкенә авылда да гомерләре шушында үткән кешеләр яши. Җимерелгән мәчет 150 еллык булган.

Авыл халкының кемлеген беләсең килсә, мәет җирләгәндә игътибар ит, диләр. Җиде елга ике мәет җирләгәндә катнаштым. Аның берсенә 85 яшь, икенчесенә 100 яшь иде. Аларның зур урыннарда эшләгән туганнары юк, ярлы кешеләр иде. Шул кечкенә генә авылда мәет җирләргә берсенә – 35, икенчесенә 30 кеше җыелды. Эшләре беткәч, хәер өләшкәнне дә көтми таралыштылар. Мин авылдашларыма гомер буе рәхмәтле, халык бик яхшы бездә. Тик нигәдер кыюсызлар. Агым уңаена гына йөзәләр. Безгә тиеш, кирәк, дип сорап ала белмиләр. Әнә шәһәрдә үзара салым җыймасалар да, ничек кенә бизәмиләр. Ә авыл халкы шул салым акчасына урамдагы утны да яндыра, урам чокырына таш та тутырасы, әйләнәсе 4 чакрым булган зират коймасын да тота. Авыл бетә дип чаң суккан министрлар авыл өчен нигә бернәрсәне дә бушка эшләми соң? Кышкы бураннарда ут сүнсә, суга кая барырга тиеш авыл халкы? Ишегалдына казыткан кое утсыз су бирми бит ул. Сорасагыз, бер чишмәне булса да чистартырлар иде.

6-7 авылга бер авыл советы ясаганнар. Әллә ничә гаиләгә бер әти кебек. Әллә нигә бер генә кайткан әти дә йортта нәрсә барын, нәрсә югын белеп бетерми, авыл советы рәисенең дә барысына да игътибары җитми. Бу заманда тиешлесен сорап, таләп итеп кенә алырга кала инде.

Мин бу хатым белән яңа сайланган депутатларга да мөрәҗәгать итәргә телим. Арчада кем депутаттыр, анысын белмим. Гитлер да бетерә алмаган авыллар тыныч тормышта юкка чыга. Коммунистлар чорында аз булса да алга китеш булды, кибете дә эшләде, иске булса да, клуб та бар иде. Газы да кертелде, халык та эшсез йөрмәде. Хәтта кечкенә генә булса да медпункт та бар иде. Мин укыган кеше түгел, шулай да җитәкчеләргә бәяне авылга, халыкка нинди карашта булуыннан чыгып куярга яратам.

Л. ХИСАМИЕВА, Кукмара шәһәре

 

Мәгълүмат: tr.beznen.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий