Кукмара районында фаҗига: тәмәке белән йоклап киткән ир-ат һәлак була

-- Alfia

Кукмара районындагы авылда бер ир-ат тәмәке белән йоклап киткән һәм янгын чыгарган. Янгында үзе һәлак булган. 

4 ноябрь төнге унике тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Березняк авылы, Ленин урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килә. Фаҗига урынына беренче булып ДПК “Алга” хезмәткәрләре килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын йортның верандасын һәм чормасын камап алган була. Күршеләре йорт эчендә кеше булу ихтималын әйтә.

Янгын сүндерүчеләр утны 20 минутта сүндерә. Ялкынны сүндергән вакытта 57 яшьлек хуҗаның гәүдәсе табыла.

Янгын мәйданы 32 квадрат метр булган. Фаҗиганең беренчел сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта саксыз эш итү.

 

Мәгълүмат һәм фото: tatar-inform.tatar

Бәйле