Башкортстанда 16 яшьлек исерек  яшүсмер җитди авария ясаган

Сишәмбегә каршы төндә Башкортстанның Мишкә районында исерек яшүсмер гаебе белән юл-транспорт һәлакәте булган, берничә кеше зыян күргән.

Машина йөртү хокукы булмаган 16 яшьлек егет үги атасының  “ Фольксваген поло» машинасы руле артына утырган. Бөре-Тастуб-Сатка трассасының 49 нчы чакрымында машина йөртүче идарәне югалта һәм чит ил машинасы кюветка төшә.

Үсмернең  баш мие селкенгән, шулай ук ике пассажир: 29 яшьлек ир-ат һәм 39 яшьлек хатын да имгәнгәнгән. Хәзер хокук сакчылары бу хәлнең сәбәпләрен һәм балигъ булмаган баланың ни өчен автомобильгә утыруын ачыклый.

Чыганак «МК»

Фото РБ ГИБДД начальнигы блогыннан

Бәйле