Корпоративларда чыгыш ясаган өчен Россия йолдызлары күпме ала

Алла Пугачева һәм «Ленинград»ка иң зур хак.

Россиянең популяр артистларының күбесе корпоратив кичәләрдә чыгыш ясаган өчен берничә миллион сум акча таләп итә. Өстәвенә, бәйрәм төненә каршы  чыгыш ясаганда, гонорар югарырак була, дип яза «Комсомольская правда» артистларның менеджерларына сылтап.

Полина Гагарина иң популярлардан булып чыкты — җырчы берничә хитын өч миллион ярым сумга башкарырга риза. Дима Билан белән Николай Басков  та шундый ук сумманы сорый.

Җырчы Светлана Лобода илебез тамашачысы алдында 4,9 миллион сумга чыгыш ясарга әзер, ә менә чит илгә тагын да югарырак бәягә очачак. Григорий Лепс күбрәк ала – ул сәхнәгә 7 миллион сумнан да ким булмаячак (20 декабрьдән соң прайс  арта).

Алла Пугачева һәр заказны индивидуаль тәртиптә карый. Примадоннаның гонорары 21 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин, әмма яңа елда җырчы да, аның ире Максим Галкин бернинди акчага да чыгыш ясамаячак.

Пугачева дан аермалы буларак, «Ленинград» төркеме Яңа ел төнендә 21 миллион сумга уйнарга әзер. Шул ук вакытта калган көннәрдә аларның бәясе өч тапкыр кимрәк (7 миллион сум).

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары Россия артистларының пенсияләре күләме билгеле булды. Совет актрисасы Светлана Светличная 50 мең сум күләмендә иң зур түләүне ала. Алла Пугачева пенсиясе аена 47 мең сум тәшкил итә.

Чыганак «МК»

фото: pixabay.com

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий