Тракторчы-блогер Василий: «Моның өчен көне буе шуның белән утырырга кирәк…»

-- Alfia
Авылда мал асрап яшәүче, кырда эшләүче кешенең интернет белән дуслашырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк, дип уйлыйсызмы? Бар икән! Югары Чура авылында яшәүче керәшен егете Василий Иванов тракторда эшләгәндә төшергән видеоларын “Инстаграм”дагы битенә куеп, 30 мең язылучы җыйган. Аның җир сөргәнен, чәчү чәчкәнен, трактор төзәткәнен әллә кемнәр күзәтә хәзер. Авылда да 41 яшьлек Василийны “Блогер” дип йөртәләр.

— Интернетка видеолар элә башлаганда, “блогер булам” дигән максат юк иде, — дип сөйләде Василий, тормышы турында сорашкач. — “Инстаграм”ны телефонга хатыным куеп бирде, беренче фото-видеоларны да ул элде, аннары үзем өйрәндем. Башта видеоларны русча сөйләп яздырдым. Бер басуны сукалап бетерүем турында “кончал поле” дип сөйләдем һәм бу бик кызык килеп чыкты. Әнә шул видеодан соң бер-бер артлы языла башладылар. Әле дә көн саен 15-20 кеше өстәлә. Алар арасында минем кебек техника белән эшләүчеләр күптер. Үзләренә файдалы мәгълүмат та алалардыр. Тракторның кайсы җире ватылган, аны ничек төзәтергә — боларны да сөйлим бит…

— Эшләгәндә күңелне күтәреп җибәрергә “Инстаграм” бар бит, — ди Василий. — Видео эләсең, әй тотыналар язарга. Кайчакта “директ”ны ачарга да куркам, хәбәрләр шактый килә. Күп мөрәҗәгатьләр техника белән бәйле. “Бу әйберне ничек ясарга, төзәтергә?” кебек сораулар яудыралар. Әмма барысына шундук җавап бирә алмыйм. Чөнки моның өчен көне буе шуның белән утырырга кирәк, ә минем басу сукалыйсым бар…
Видеога төшү өчен исә кәеф һәм рухый яктан әзерлек кирәк. Кайбер көннәрдә видеоны берничә тапкыр төшерергә туры килә, ә кайчакта беренчесендә үк шәп чыга.

Василий авылда хатыны, улы һәм кызы белән яши. Гаиләдәгеләр аның блогер булуына күнеккән инде. Быел блогер-механизаторның эшен Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бәяләгән. Ул чактагы министр Марат Әхмәтов Василийга Рәхмәт хаты, картина һәм кул сәгате тапшырган.
Рәзилә РӘСИМ
Мәгълүмат: irekmaydani

Бәйле