Татарстан синоптиклары көчле җил турында кисәтә

-- Alfia

Иртәгә, 6 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава торышы саклана. Вакыт-вакыт яңгырлар явып узачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада, шул исәптән Казанда да көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил булачак.

Төнлә термометр баганалары 2 градустан түбән төшмәячәк. Көндез һава температурасы +7дән +12 градуска кадәр булачак.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле