Филүс Каһиров Казандагы концертларында туган хис-кичерешләре белән бүлешә

-- Alfia

// Татар Тудей // Татар Бүген //

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның 3, 4 ноябрьдә Казанның Филармония залында концертлары булып үтте. Әлеге якты мизгелләрдә туган хис-кичершләрен җырчы тамашачылары белән дә уртаклашты.

«Олы рәхмәтләремне белдерәсем килә Казан тамашачыларыма. Казандагы концертларыбыз бер тында, бер сулышта үтте», ди Филүс Каһиров. Шулай ук ул укытучысы Сөнгатуллина Зилә Даяновнага, Мәдәният министры Әюпова Ирада Хафизяновнага һәм иҗатташ дусларына олы рәхмәтен җиткерә.

«Сезнең җылы мөнәсәбәтегез, көчле алкышларыгыз hәм дә көч-куәтегез белән уңышлы булды бу концертлар. Рәхмәт сезгә», — дип тагын бер кат олы ихтирам белдерә Филүс Каһиров Казан тамашачысына һәм 10, 11 март Филармония залында үтәсе өстәмә концертларында көтеп кала.

Филүс Каһировның Казанда үткән концертларыннан тамашачылар да, иҗатташ дуслары да канәгать калган.

Яшь журналист, каләм иясе Рәфидә Галимҗанова: 

— Яраткан җырчыларым бик аз. Әлләкемнәрне тыңлап йөрсәм дә, Филүскә мәхәббәтем башка. Ул күңелемнең яртыдан күбрәк өлешен алып тора. Ни өчен яратаммы?! Беренчедән, гадилеге өчен. Тормышта гаҗәеп кызык, кәмит кеше булса, сәхнәгә чыккач, чын җитди, халык җырчысына әйләнә дә куя. Кайбер артистлар кебек теләсә нинди мәзәк сөйләми, тамашачысыннан көлми, маймыл кебек сикерми, чын үзе булып чыгыш ясый. Менә шундый кешеләрне яратам. Бу — ясалмалык, икейөзлелек түгел. Бу — үзеңне кайда да дөрес тота белү дигән сүз. Филүснең һәр җыры халыкка таныш.

Иҗатташ дусты, профессионал җырчы Илүсә Хуҗина:

— Филүс, Филүс инде ул! Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр концертына барып, дөнья мәшәкатьләрен онытып, моң дөньясына кереп көч җыюың кыйммәтрәк. Ә кичә аның концертында андыйлар күп иде, шыгрым тулы зал. Концертта чыгыш ясарга миңа да бәхет тәтеде. Ә Филүс белән җырлау үзе бер ләззәт,ни җырласаң да, матур чыга!

 

 

Мәгълүмат Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рәфидә Галимҗанова инстаграмнарыннан

 

Бәйле